Каратэномичи спорт төре буенча VI Бөтендөнья кубогы ярышларында -команда 1 урынны яулады

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

18-20 октябрьдә Даниянең Рингстед шәһәрендә каратэномичи спорт төре буенча VI Бөтендөнья кубогы һәм Халыкара өйрәтү тренировкалары узды. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган әлеге турнирда барлыгы 16 илдән (алар арасында Россия, Шотландия, Англия, Португалия, Украина, Япония, Германия, Италия, Дания, Швеция һ.б.) 800гә якын спортчы катнашты. Россия данын бу мәртәбәле ярышларда 60 спортчы яклады. Бөтен командалар арасында безнең спортчылар I урынга лаек булды.

 

Турнирда райондашыбыз Александра Кустовская (тренеры Владимир Заикин) чыгыш ясады. 10-11 яшьлекләр арасында ул (барлыгы бу төркемдә 14 спортчы иде) каратэномичи буенча (КАТА) - I урын, 10-11 яшьлекләр арасында кумитэ буенча, Англия спортчысына гына калышып, II урынга чыкты. Моннан тыш, ватандашыбыз Никио Яхара (8 ДАН, Япония) үткәргән семинарда да катнашты. («Якты юл»газетасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International