Боерган авылы китапханәсендә «Мөнәҗәтләр көйлик әле» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды.

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Боерган авылы китапханәсендә «Мөнәҗәтләр  көйлик  әле» дип исемләнгән  әдәби-тематик кичә узды.

  Бу көнне шулай ук «Мөнәҗәтләр – халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды,аңа Асия Миргасыймова   күзәтү ясады.

  Мөнәҗәт әйтүчеләр:Гөлфия Әгълиева, Гөлфирә Миннәхмәтова, Фәйрүзә Габидуллина, Кадрия Нәбиуллина, Кәүсәрия Гәрәева, Гөлсәрия ; Коръән сүрәләрен көйләп укыган :Гөлсимә Бәширова, Бәнат Ясәвиева, Гөлзифа Каюмова, Гөлфирә Миннәхмәтоваларга авыл җирлеге башлыгы З. Камиляновның рәхмәт хатлары тапшырылды .

Кичәне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Р. Фәттахова, Колыш клубы мөдире Э. Ханнанова,авылы китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова оештырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International