Бүгенге көндә бу юнәлештә алып барылган кайбер эшләр белән Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев танышты.
Бик күпләрне борчыган мәсьәләләр дә хәл ителә башлады. Районда узучы Чаллы hәм Түбән Каманы урап узучы федераль М12 трассасын төзегәндә зыян күргән якынча 54 км региональ юлларын торгызу эшләре башланды. Бүгенге көндә М12 трассыннан алып, 3 км озынлыкта Борды авыл җирлегенә кадәр бер катлам асфальт салынды. Моңа өстәп, Бордыдан Сарман районына кадәр тагы бер катлам 3,2 км асфальт түшәлде, Новотроицк авыл җирлегеннән Татарстан совхозы поселогына кадәр 3,7 км күләмендә эш башкарылды.
Район җитәкчесе Камил Нәҗмиев юлларны төзекләндерүче подрядчы оешма «СамараТрансСтрой» җаваплылыгы чикле җәмгыятенең эшчеләре белән аралашты. Эшчеләр сүзләренчә, алар киләсе атнада алда әйтеп узган юл киселешләренә асфальтның икенче катламын җәячәкләр. Башка юл киселешләрен ремонтлауга да керешәчәкләр.

