М7 автомобиль юлы участогында вакытлыча хәрәкәт чикләү турында

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы М7 «Волга» — Татарстан — Ташкичү — «Яр Чаллы — Сарман» (0+000 км – 3+800 км) автомобиль юлы участогында барлык төр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Әлеге чикләү капиталь ремонт эшләрен башкару сәбәпле кертелә.

Хәрәкәт чикләү вакыты төзелеш-монтаж эшләренең барышына һәм һава шартларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International