“Наркотикларга каршы профилактика мәсьәләләре буенча педагог-психологларның психологик тестлар һәм коррекцион эшләр алып бару нәтиҗәләрен анализлау”дип аталган республикакүләм семинар-практикум үткәрелде

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Наркотикларга каршы профилактика мәсьәләләре буенча педагог-психологларның психологик тестлар һәм коррекцион эшләр алып бару нәтиҗәләрен анализлау”дип аталган республикакүләм семинар-практикум үткәрелде

2013 нче елның 29 нчы октябрендә педагог-психологлар өчен “Татарстан Республикасы белем бирүне үстерү институты”нда “Наркотикларга каршы профилактика мәсьәләләре буенча педагог-психологларның психологик тестлар һәм коррекцион эшләр алып бару нәтиҗәләрен анализлау”дип аталган республикакүләм семинар-практикум үткәрелде.
Семинар-практикумда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Аппаратының наркотикларга каршы эшне яраштыру бүлеге мөдире Садыкова Р.Г. катнашты.
Семинар-практикумны үткәрү максаты: Effecton комплексы ярдәмендә укучыларны диагностик тикшерүләр нәтиҗәсендә наркоманиягә каршы профилактика мәсьәләләре буенча мәктәптә алып барыла торган профилактик һәм коррекцион эшне камилләштерү.

Безнең районнан бу семинарда –Бәтке мәктәбе психологы МохотоА.Г. катнашты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International