Мәктәптә дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды
2013 елның 7-8 ноябрендә ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән оештырылган «Мәктәптә дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Тарих укытучылары ассоциациясе оештырды.
Конференциядә Греция, Нидерланд, Эстония, Молдавия илләреннән, Россиянең Волгоград, Пермь, Оренбург, Саратов, Ингушетия, Удмуртия өлкә һәм республикаларыннан мөгаллимнәр, мәгариф идарәләре вәкилләре, шулай ук Казан һәм Татарстан мәктәпләрендә «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» курсын гамәлгә ашыручы укытучылар, ТР бетен төбәкләреннәң методистлар – барлыгы ике йөздән артык кеше катнашты.
Конференциянең пленар җыелышында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Мостафин Данил Мәхмүт улы, ТР ФА Вице-президенты Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары Салихов Радик Рим улы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихын һәм теориясе үзәге җитәкчесе Гибатдинов Марат Мингали улы, Тарих институтының Этносоциологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Мусина Розалинда Нури кызы чыгыш ясадылар.
Конференция барышында «Мөселманнарга карата түземсезлек һәм дискриминация булдырмау (исламофобия белән мәгариф ярдәмендә көрәшү)» дигән укытучылар өчен кулланманы тәкъдим итү чарасы узды. Аны Европада иминлек һәм хезмәттәшлек итү оешмасы (ОБСЕ) киңәшчесе Таскин Танкут Сойкан тәкъдим итте.
Конференциядә «Күпмилләтле җәмгыятьтәге мәктәптә дин, мәдәният һәм этика укыту: бөтендөнья һәм Россия тәҗрибәсе, төп проблемалар» исемле түгәрәк өстәл эше оештырылды. Шулай ук катнашучыларга Катарина Мээстер (Нидерланд), Стилиани Калле (Греция), Анжела Мушенко (Молдавия), Эльмира Хамитова (Казан) мастер-класслары күрсәтелде.
Секцияләр эше барышында «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» курсының методологик, рухи-әхлакый аспектлары, яңа курсны укыту тәҗрибәсе, гамәлгә ашыруның нәтиҗәле ысуллары турында докладлар тыңланды, конференция темасына кагылышлы төп проблемалар буенча фикер алышынды.