21 нче апрель – Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә

2025 елның 18 апреле, җомга

 

Җирле үзидарә көне алдыннан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында тантаналы чара үтте. Лаеклы өлеш керткән ветераннарны һәм әлеге тармакта хезмәт куючы хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән котладылар.

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәхмәт сүзләрен белдерде:
"Көн саен халык иминлеге хакына тырышып эшләгән һәр хезмәткәргә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Куйган хезмәтләре өчен аларның күңелләре җылылык һәм шатлык белән тулып торсын. Чөнки аларның тырышлыгы белән безнең Тукай районыбыз көннән-көн матурлана, үсә һәм уңышларга ирешә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International