Бүген Круглое поле поселогында Җиңү аллеясы барлыкка килде

2025 елның 18 апреле, җомга

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу мөһим датага багышланган истәлекле чаралар Тукай районында да уза. Бүген Круглое Поле поселыгында «Тимер юлчылар» паркында Җиңү аллеясы барлыкка килде. Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев, хезмәттәшләре, авыл халкы һәм укучылар белән берлектә нарат үсентеләрен утыртып, батырлар истәлегенә хөрмәт күрсәтте. 

Чараның хөрмәтле кунагы – элеккеге концлагерь тоткыны, кадерле якташыбыз Ольга Ивановна Левицкая булды. Аның катнашуы ирекнең бәясен искә төшерде, тынычлыкның кадерен белергә кирәклеген ассызыклады.

«Агачлар утырту – ул хәтергә хөрмәт кенә түгел, ә киләчәккә караш. Без бу истәлекне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырабыз. Алар Җиңүнең нинди бәягә ирешелгәнен белергә тиеш. Һәр чыршы – безнең батырлар алдында ихтирам, рәхмәт һәм горурлык билгесе. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкәннәрнең һәм гомерен биргәннәрнең батырлыгы – мәңгелек», – дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International