Күзкәй авылы мәдәният йортында, танылган шагыйрь Фәннүр Сафин исемендәге шигырь бәйрәме гөрләп узды.
Әлеге бәйрәм – алдан игълан ителгән шигырь бәйгесенә йомгак ясау урыны да булды. Бәйгегә 80 нән артык эш кабул ителде, һәм шулар арасыннан иң лаеклылары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Әлеге бәйрәмдә түбәндәге хөрмәтле кунаклар катнашты:
— Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров,
— Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Айсылу Галиуллина,
— Язучы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин,
— Язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина,
— Шагыйрә, тәрҗемәче, радиожурналист Әлфия Ситдыйкова,
— Язучы Зинфира Исламова,
— Якташлар – Рәзинә Сәетгареева һәм Кәүсәрия Ямалиева.
Әдәбият дөньясына гашыйк кешеләрне бергә туплаган бу бәйрәм – күңелләрдә озак сакланырлык вакыйга булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)