Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев җирле үзидарә органнары ветераннарын һәм хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән котлады:
«Хөрмәтле ветераннар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре! Сезне җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Сезгә районның социаль һәм икътисадый үсеше, анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Кешеләр үз проблемалары, кыенлыклары һәм мәшәкатьләре белән нәкъ менә җирле хакимияткә, халык тарафыннан сайланганнарга мөрәҗәгать итәләр.
Сезнең эш җаваплылык, компетентлык һәм гомуми эшкә бирелгәнлек таләп итә. Сез көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәсез, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итәсез.
Авыр хезмәтегез, энергиягез һәм инициативаларыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар һәм халык ягыннан ярдәм телим.
Эшчәнлегегез җәмгыять файдасына булсын, ә эшегез нәтиҗәләре районыбызның һәр кешесенә файда китерсен. Бәйрәм белән!», — Камил Нәҗмиев.