«Кече Ватан — Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында катнашу

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

21 нән 23 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасы делегациясе составында Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев.«Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында катнаша.

«Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы — Россиядә муниципаль берәмлекләрне үстерү һәм аларны алга этәрү юнәлешендә үткәрелә торган еллык чара. Бу форум, шулай ук, кечкенә һәм урта торак пунктларның үсеше һәм муниципаль берәмлекләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Форум кысаларында делегация шулай ук илебез башлыгы Владимир Владимир улы Путин катнашындагы «Хезмәт итү» Бөтенроссия муниципаль Премиясендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International