Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна очрашты.
Бөек княгиня Минтимер Шәймиевкә император йорты ягыннан хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак ТР Дәүләт киңәшчесенә орден һәм билге тапшырды. Аерым алганда, бөек княгиня Мария Владимировна Минтимер Шәймиевне I дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләде. Шулай ук ул аңа тагын ике медаль һәм китаплар тапшырды.
Минтимер Шәймиев үз чиратында Мария Владимировнага Казан Мәрьям ана иконасын һәм татар халык костюмын кигән курчакны тәкъдим итте.
“Татар-информ” МА