Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан райондашларны ихлас күңелдән котлады:
«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән...»
Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ә аның туган көне - республикабызда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Туган тел – һәркем өчен дә кадерле мирас. Аны саклау hәммәбезнең дә изге бурычы. Телебезне саклыйк. Барыгызны да бәйрәм белән!
.jpg)