Узган атнаның җомгасында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм хокук органнарында эшләп чыккан ветераннар бәйрәм уңаеннан бу көнне хакимиятнең утырышлар залында җыелды. Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова һәм район Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов тарафыннан аларга җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде, Мактау кәгазьләре, акчалата премияләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.