Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесе тәмамланды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде. Конкурста катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: бала туу, салым җыю, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны, шәхси йортлар төзү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, җәмәгать иминлеген саклау. Бәйгегә 43 районнан 208 гариза кергән. Конкурсны оештыру комиссиясе 104 авыл җирлеген җиңүче итеп билгеләде. Җиңүче авыл җирлекләренең һәрберсе республика казнасыннан берәр миллион сум  акча алачак. Бу грантны фәкать авылның матди-техник базасын ныгытуга, төзекләндерү эшләренә, социаль инфраструктураны үстерүгә һәм башка социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга мөмкин булачак.

http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International