Ташкичү авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган яңартылган һәйкәл ачу тантанасы

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызның Ташкичү авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, реконструкциядән соң һәйкәл ачылу тантанасы узды. Әлеге тарихи чарада Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты.

Һәйкәлне төзекләндерүгә шушы авылда туып-үскән, хөрмәтле Гатауллин Рөстәм Мөхтәр улы зур өлеш керткән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, ул туган җирен онытмый, һәрчак авылдашларына ярдәм итә, аларны бик якын күрә.

Авыл халкы өчен бүгенге көн - бик тә әһәмиятле. Истәлекле чарага өлкән яшьтәге апа-абыйлар, яшьләр, мәктәп укучылары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр килде.

Тукай муниципаль районы Советы, башкарма комитеты исеменнән Камил Нәҗмиев Рөстәм Мохтар улы Гатауллинга зур рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә аңа авылдашлары белән шулай бергә булырга язсын", – дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International