Ата-аналар сезнең өчен!

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

БДИ һәм чыгарылыш имтиханнары - мәктәп укучылары өчен сынауларның да сынавы. Аңа уку елы башлангач та әзерләнергә кирәк. Укучыларга гына түгел, ә ата-аналарга да.

Балага ничек булышырга?
1. Хәленә керегез. Борчулы чагында баланы аңларга һәм аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышыгыз. Тәнкыйтьләмәгез, тавышыгызны да күтәрмәгез. Әгәр ярдәм сораса – булышыгыз, комачауламаска кушса – комачауламагыз.
2. Куркытмагыз. Имтиханнарның катлаулы булачагын, зур җаваплылык икәнен исенә төшереп тормагыз
. Бу гамәлегездән файда юк, киресенчә, балада хисләр каршылыгы тудырып, үз-үзенә ышанычын гына югалтуыгыз бар.
3. Мактагыз. Ихлас күңелегездән: “Мин сине бик тә яратам, син булдырачаксың”, - дип ешрак әйтегез. “Яхшы сүздән соң кактуслар да әйбәтрәк үсә”, - диләр бит, шуның кебек баланы мактау, тагын да тырышыбрак укырга дәртләндереп җибәрү кирәк.
4. Тынычландырыгыз. Бигрәк тә имтиханнар алдыннан баланың борчылуын киметергә тырышыгыз.
5. Үсендереп җибәрегез. Яхшы итеп башкарган эшләрен мактагыз. Аның көчле якларын табыгыз һәм шуңа таяныгыз.
6. Үз-үзенә ышанычын арттырыгыз. Бала, булдыра алмам, дип күбрәк курыккан саен хата җибәрү мөмкинлеге дә арта. Бер үк вакытта йомшак та, кырыс та булыгыз, әмма хөкемдарга гына әверелмәгез.
7. Сәламәтлеген кайгыртыгыз. Балагыз белән кызыксынып торыгыз. Аның хәле начарланып китүен, мәсәлән, артык талчыгуын сездән башка беркем дә вакытында күреп кала алмый. Имтиханга әзерләнү режимын ничек үтүен контрольдә тотыгыз.

«Гаилә һәм мәктәп» материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International