Бүген Тукай районы делегациясе Спас районында «Изге Болгар җыенында» катнаша. Делегация составында - 100 кеше.
«Изге Болгар җыены» — 1989 елдан бирле Болгар шәһәрендә Идел буе болгарларының ислам дине кабул иткәнлеген хәтерләү өчен үткәрелә торган тантаналы чара. Бу – безнең Республика өчен мөһим вакыйга һәм халыклар арасындагы дуслык һәм бердәмлек символы.