Август киңәшмәсе кысаларында "Иннополис мәктәбе" ДАОУ да, мәктәпкәчә белем бирүдә заманча тәрбия алымнарына багышланган, бөтен республикадан алдынгы белгечләр җыелды. Секция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия бүлеге методисты Ләйсән Сперанская «Мәгарифтә казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде - югары профессионализм һәм үз эшенә бирелгәнлек өчен.
Катнашучылар узган уку елына йомгак ясадылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!
Фото: ТМР мәгариф идарәсе.