Сарман районы Иске Әхмәт авылында туып үскән Галиева Кәдрия Мәҗит кызы Бөгелмә кооператорлар училищасын тәмамлаганннан соң ,менә 30 ел инде шул өлкәдә хезмәт итә, шуның 17елын Тукай кулланучылар җәмгыятенә караган Иске Дөреш авылында сатучы булып эшли .Сайлаган һөнәренә тугрыклы булып кала белгән,сатып алучылар белән һәрвакытта мөләем булган ,намус кушканча эшләүче -ул Кәдрия Мәҗит кызы .Авыл-хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашучы,Яр Чаллы шәһәрендә Тукай районы кулланучылар җәмгыяте оештырган сатуларга бик теләп катнашучы,планын вакытында үтәүче,үз эшен чын күңелдән яратучы бу ханымны хезмәттәшләре чын күңелдән 55 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйлар,аңа исәнлек ,озын гомер,мактаулы хезмәтендә арымыйча эшләвен теләп калалар.Бу теләккә кулланучылар җәмгыяте рәисе Елена Дунаева да кушыла.