Хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре- эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы

2013 елның 15 ноябре, җомга

Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек турында сөйләштеләр

Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору һәм аны профилактикалау буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар. Бу хакта суз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә барды.

Мәгълүматлар буенча, 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанда якынча 50 мең икътисади актив кече һәм микропредприятие исәпләнелә, бу 2012 нче елның яртыеллыгына караганда, күбрәк. Шулай ук республикада якынча 500 урта предприятие һәм якынча 100 мең индивидуаль эшмәкәр эшли, дип хәбәр итте журналистларга ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов.

Ул билгеләп үткәнчә, “эшмәкәрлек – коррупцион рисклар белән еш очраша торган өлкә”. Алар техник шартлар алу, административ тоткарлыклар, контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләре белән бәйле.

Федераль закон нигезендә тикшерүләр 3 елга бер тапкыр уздырыла, аның планы прокуратура органнары белән килешенә. Планнан тыш тикшерү прокурорлар ризалыгы белән генә уздырыла. Агымдагы елның 9 аенда прокуратура органнарына дәүләт күзәтчелек контролен уздыра торган органнардан мондый 358 гариза килеп ирешкән. Аларның 149ы килешенгән булган. Хокук саклау органнары 10 айда коррупцион юнәлештәге 64 җинаятьне ачыклаган, шул исәптән, 36 ришвәт алу очрагы, аларның гомуми суммасы 1,9 млн.сум булган, шулай ук 5,3 млн.сумлык 4 коммерцияле сатып алу факты билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International