Участок вәкаләтлеләре өчен берләштерелгән бина

2013 елның 15 ноябре, җомга

Бүген   Новотроицкоеда участок вәкаләтлеләре өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды.

Новотроицкоеда яңа эш урыны һәм өч бүлмәле йорт ачкычларын участок вәкаләтлесе, полиция лейтенанты Илнар Әхмәтханов район буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов кулыннан алды. 25 яшьлек Илнар Әхмәтхановның әле Новотроицкоега эшкә килгәненә әле ел ярым гына.   Илнар Новотроицкое җирлегенә кергән дүрт авылга һәм биш бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәтә.

Новотроицкоедагы әлеге йортны төзү чыгымнарын район үз өстенә алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International