Эш урыны һәм торак йорт бергә

2013 елның 15 ноябре, җомга

Бүген    Круглое Поле поселогында участок вәкаләтлеләре өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды. Круглое Поледа әлеге бинаны ачу тантанасында ТР Эчке эшләр министрлыгыннан полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров, район башлыгы Васил Хаҗиев катнаштылар. Марат Айдаров быел республикада шушындый 84 йортның тапшырылуын, 2014-2015 елларда тагын 106 йорт төзеләчәген әйтеп үтте. Круглое Поленың участок вәкаләтлесенә министрлык исеменнән ул яңа “Нива“ машинасы бүләк итте. Ачкычны һәм машинаны полиция майоры Спартак Иванов алды.

Тапшырылган бинада    эшләү   һәм яшәр өчен барлык шартларда  тудырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International