Бүгеннән башлап канун җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.
Нинди санкцияләр кулланырга мөмкин соң? Эш урыннарында, белем бирү, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре территориясендә, подъездларда, вокзал һәм аэропортларда тәмәке тарткан өчен хәзер 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Балалар мәйданчыкларында тарту 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф белән яный. Реклама, тәмәке тартуга өндәүче физик затларга 2-3 мең сум, җитәкчеләргә 5-15 мең сум, ә юридик затларга 80 меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф сугылачак.
Мондый хокук бозулар 20 меңнән алып 40 мең сум (физик затлар өчен) һәм 100-170 мең сум (юридик затлар өчен) белән бәяләнәчәк. Эш тәкъдим итүчеләр хәзер хезмәт урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы билге куярга тиеш булачак, кире очракта аларга 10нан алып 20 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затларга җәза 30-60 мең сум итеп билгеләнгән. Канун үтәлешен полиция, метро, вокзаллар җитәкчелеге карап торачак. Хезмәт тәкъдим итүчеләрне Роспотребнадзор, Госпожнадзор, Ространснадзор, Росздравнадзор кебек органнар контрольдә тотачак.
2014 елның 1 июненнән исә тәмәке тарту ресторан һәм барларда, тулай торакларда, поездларда, хәтта перроннарда да тыелачак.