16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә

2013 елның 15 ноябре, җомга

16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү  һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.

Нәрсә соң ул толерантлык.

Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата .Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International