15 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре базасында түгәрәк өстәл уздырды.
Түгәрәк өстәл артында түбәндәге мәсьәләләре турында сөйләшү булды: фермерлар өчен кредитлар бирүнең яңа шартлары турында ; нәселле терлек сатып алуга субсидияләр алу өчен документлар тутыру кагыйдәләре белән таныштыру;сатып алына торган техниканы һәм җайланмаларны судсидияләү мәсьәләләре ;«Лизинг-грант» дәүләт программасы турында, сатып алына торган техниканы һәм җайланмаларны судсидияләү хакында; техниканы документаль рәсмиләштерү һәм сатыпалынган техниканың документларын торгызу;Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша уза торган барлык программаларны финанслау тәртибе белән таныштыулар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укуларда катнашкан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре курслардан канәгать калдылар. Очрашу ахырында аларның һәркайсына “Терлекчелек мәктәбе: сораулар һәм җаваплар” дигән китап, шулай ук уку курсларын узу турында документ тапшырылды.