Агымдагы елның 23-29 ноябрендә «Байтик» компьютер лагере базасында укучылар өчен
( Крутушка поселыгы) IT-JUMP республика проекты кысаларында “Windows 8 гә өстәмә эшкәртмә һәм челтәрле телефоннар өчен Windows Phone 8 өстәмәсе” буенча профиль сменасы уза. Сменаны РТ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-парк үзәге белән берлектә оештыра.
IT-технологиясе белән кызыксынучы , нинди дә булса программалаштыруны өйрәнүче (Pascal, C и т. д.) һәм проект эшчәнлеген профессиональ дәрәҗәдә үзләштерергә теләгән укучылар чакырыла. Программада:
Windows 8 платформасы белән танышу, телефон челтәрләре өчен өстәмәләр эшкәртмәсе, дизайн буенча мастер-класс, һәм проект алымнары, финанс аналитигы һәм маркетингы, командаларда эшләү тренингы һәм проектлар яклау, проект эшчәнлеге һәм проект конкурсы, IT-паркка экскурсия каралган.
Imagine Cup конкурсына командаларны әзерләү күздә тотыла. Бу студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары арасында үткәрелгән халыкара технологияләр конкурсы, Microsoft белән берлектә үткәрелә.
Смена барышында тренинг һәм мастер- классны бу өлкәдә зур тәҗрибәләре булган белгечләр үткәрәчәк.
Гаризаларны түбәндәге сайтка җибәрү сорала : e-mail bronp@mail.ru
Белешмә өчен телефоннар. 8(987) 225 54 45