18 ноябрь матәм көне дип игълан ителде

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Бүген, 18 ноябрьдә Республика Президенты Рөстәм Миннеханов карары нигезендә Казанда булган авиаһәлакәт уңаеннан республикада, шул исәптән районда матәм көне игълан ителде. Республика Президенты адресына Тукай  районы халкы һәм район җитәкчелеге исеменнән кайгы уртаклашып телеграмма җибәрелде. Бүген райондагы һәм шәһәрдәге әләмнәр төшерелде, барлык күңел ачу чаралары туктатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International