20ноябрь-Бөтендөнья БАЛАЛАР көне

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Бала хокуклары турында Конвенция 1989 елныӊ 20 ноябрендә Берләшкән милләтләр оешмасыныӊ Генераль Ассамблеясы тарафыннан яклау тапкан 

. 18 яше тулмаган һәркем үзенең нәрсәгә хокуклы булуын белергә тиеш дип уйлыйбыз.

 

·          Һәр бала яшәүгә хокуклы. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән-имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш.

·          Һәр бала туганнан алып исемгә һәм граңданлык алуга хокуклы.

·          Барлык суд, социаль тәэминат оешмалары, административ органнар эшчәнлегендә бала ихтыяҗларын канәгатьләндерү беренче чиратта игътибарга алынырга тиеш.

·          Өлкәннәрнең нинди хокуклары булса, дәүләт баланы да шул хокуклар белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш.

·          Тормышына куркыныч янамаса, бала әти-әнисеннән аерылырга тиеш түгел.

·          Гаилә әхеләренең кушылу теләге булса, дәүләт илгә керү-чыгуны тоткарламаска тиеш.

·          Бала тәрбияләүдә төп җаваплылар – ата белән ана, әмма дәүләт аларга тиешле ярдәмне күрсәтергә тиеш.

·          Физик яисә психологик зыян салудан, җитәрлек тәрбия кылмаудан, эксплуатацияләүдән һәм тискәре сексуалҗ йогынты ясаудан дәүләт баланы якларга тиеш.

·          Дәүләт әти-әнисез калган балаларны тәрбияләргә тиеш.

·          Җитлекми туган балалар махсус игүтибарга, белеем һәм тәрбия алуга хокуклы.

·          Балалар сәламәтлек саклау системасында иң яхшы чаралардан файдалануга хокуклы.

·          Башлангыч белем алу бушлай һәм мәҗбүри булырга тиеш.

·          Мәктәп дисциплинасы баланың кешелек дәрәҗәсен ихтирам итүне чагылдыра торган ысулларга нигезләнергә тиеш. Мәктәп баланы тормышка узара аңлашу, иминлек һәм түземлек рухында әзерләргә тиеш.

·          Балалар ялга һәм уенга, өлкәннәр белән беррәттән иҗат эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.

·          Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.

·          Дәүләт баланы наркотик матдәләр кабул итүдән, бу матдәләрне җитештерү һәм сатудан сакларга тиеш.

·          Дәүләт балаларны урлау һәм алар белән сату-алуга каршы көрәшергә тиеш.

·          Улем жэзасы яисэ гомерлеккэ  иректэн мэхрум иту 18 яше тулмаганнар очен каралмый.

·          Сак астына алынган балалар олкэннэрдэн аерым булырга тиеш, жэзалауларга, рэхимсез хэм кешелек дэрэжэлэрен тубэнсетэ торган монэсэбэткэ дучар ителмэскэ тиеш.

·          15 яше тулмаган балалар сугыш хэрэкэтлэрендэ катнашмаска тиеш, хэрби бэрелешлэр вакытында алар махсус саклау чаралары белэн тээмин ителергэ тиеш.

·          Милли азчылыктан яисэ жирле халыктан булган балалар уз культураларыннан, диннэреннэн хэм теллэреннэн ирекле файдаланырга хокуклы.

·          Начар монэсэбэт, кимсетулэр, сак астында торулар аркасында зыян кургэн балаларга соныннан тиешле тэрбия алырга, сэламэтлеклэрен кайтару очен алар ин яхшы эзерлекле белгечлэр карамагына кучэргэ тиеш.

·          Жинаять кылган балаларга монэсэбэт кешелек дэрэжэсен устерэ, жэмгыятькэ кирэклекне тоя, анда тиешле урынны таба алуга юнэлдерелгэн булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International