Бүген Тукай районыннан махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде.
Йөк составына төзелеш материаллары, беренчел кирәк-яраклар һәм махсус техника кергән.
Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев предприятие җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына һәм районда яшәүчеләргә хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


