Сәфәр барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Тукай районында урнашкан «Следопыт» лагерен карадылар. Лагерь 1988 елда төзелгән, элек биредә 560 бала ял иткән, әмма бүген аның инфраструктурасы тулысы белән тузган. Республика җитәкчесе территория, 9 корпусны реконструкцияләү планнары белән танышты, ремонтны һәм тирә-якны төзекләндерү эшләрен башларга кушты.
Аннары делегация «РариТэк Холдинг» заводында булды. Биредә «Лотос», «Урал», «Москвич» маркалары астында техника, шулай ук тракторлар һәм комбайннар җитештерелә. 60 мең кв. м мәйдан биләгән предприятие газ-мотор юнәлешен дә үстерә: табигый газда эшләүче машиналар чыгара, белгечләрне укыта һәм ягулык салу станцияләре төзи. Сәфәр азагында Рөстәм Миңнеханов «Лотос»ның яңа автобусын сынап карады.


