19 ноябрьдә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре туризм һәм кунакчыллыкны камилләштерүгә багышланган коллегия утырышына җыелды. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.Агымдагы елда Татарстанда туризм шактый дәрәҗәдә үсеш кичерде – быел туристлар саны узган ел белән чагыштырганда якынча 19 процентка күбрәк. Шулай да, әлеге уңай нәтиҗәләр республика җитәкчелеген канәгатьләндерми.