Тукай муниципаль районы игенчеләре урып-җыюга керештеләр

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

«Аняк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы игенчеләре уҗым бодаен урып-җыюга кереште.

Беренче гектарлардан 50 центнердан артык уңыш алынуы билгеләп үтелә – бу яхшы башлангыч.

Шушы көннәрдә калган хуҗалыклар да уракка төшәчәк.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев районның авыл хезмәтчәннәренә урып-җыюны исән-имин һәм уңышлы башкарып чыгарга теләде:

– Урып-җыю эшләре хәвеф-хәтәрсез, мул уңыш белән үтсен, – диде Камил Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International