Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев урак кампаниясе барышын шәхсән тикшерде

2025 елның 18 июле, җомга

Тукай районында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район хуҗалыкларында булып, кыр эшләренең торышын шәхсән тикшерде.

Эш визиты кысаларында ул «Аняк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалында булды. Биредә авыл хезмәтчәннәре уҗым бодаен урып-җыюга керешкән. Аларны 632 гектар уҗым культуралары, 736 гектар арпа, 900 гектар язгы бодай һәм башка культуралар көтә. Камил Нәҗмиев РСМ-161 комбайны штурвалы артына утырып, кыр буенча үтте һәм эш барышы белән якыннан танышты. Ул механизаторлар белән аралашты, аларга уңышлы һәм сыйфатлы урып-җыю теләде.

– Быел яхшы уңыш көтелә. Комбайннар югалтусыз эшли. Авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю эшләрен оешкан төстә, кыска срокларда башкарып чыгарга язсын, – диде Камил Нәҗмиев.

Аннары район Башкарма комитеты җитәкчесе «Кама» агрофирмасында, Миннехузин һәм Вильданов крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. Әлеге хуҗалыкларда урып-җыю алдыннан зур әзерлек эшләре башкарылган, техника төзек хәлгә китерелгән. Якын көннәрдә бу хуҗалыклар да уракка төшәргә планлаштыра.

Шулай ук Камил Нәҗмиев «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Әлеге хуҗалык ел да районда иң беренчеләрдән булып чәчүне һәм урып-җыюны төгәлли. Хуҗалык җитәкчесе Расим Мансуpович Шәйхәттаров игътибарны бары тик җитештерү күрсәткечләренә генә түгел, хезмәт шартларына да юнәлтә. Хезмәткәрләр вакытында хезмәт хакы ала, алар өчен уңайлы эш шартлары тудырылган. Хуҗалыкның киләчәк планнары — яңа технологияләрне кертү һәм эш нәтиҗәлелеген тагын да арттыру.

Эшлекле сәфәр кысаларында Камил Нәҗмиев «Гигант» җәмгыятендә дә булды. Биредә урып-җыюга барлык техника әзер, биш комбайн кырда эшли. Бу – эшнең яхшы оештырылуы турында сөйли. Хуҗалык җитәкчесе Ренат Сагитович Зиганшин әйтүенчә, коллектив өчен премияләр каралган, эш шартлары уңайлы.

– Бүгенге һава шартларында уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу аеруча мөһим. «Гигант» хуҗалыгының эшне ныклы оештыруы югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, – дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.

«Гигант» һәм «Ярыш» хуҗалыклары инде актив урып-җыю эшләренә керешкән, калган хуҗалыклар да әкренләп страдага кушыла. Район игенчеләре өчен иң җаваплы чор башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International