Бүген «Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ хезмәтчәннәре көзге бодай җыюга керештеләр.
Традиция буенча, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары игенчеләрне җыр-моң белән басуга озаттылар. Җирле имам-хатыйб Илдар Хазратов үзенең фатихасын бирде, Коръән аятьләрен укыды һәм урып-җыюда уңышлар теләде.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев игенчеләрне урак өсте башлану белән котлады. Ул предприятие директоры Марат Тәлгать улы Сафин белән берлектә алдынгы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен акчалата премияләр тапшырды.





