Тукай районы Колыш авылында «Авыл көне» үтәчәк

2025 елның 18 июле, җомга

23 августта Тукай районының Колыш авылында «Авыл көне» билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чарасы көндезге сәгать 12:00дә башлана.

Бәйрәмне Татарстан Республикасының Атказанган артисты Фердинанд Хафизов алып барачак.

Тамашачыларны Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов, Татарстан Республикасының атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты Анвар Нургалиев, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, шулай ук Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның чыгышлары көтә.

Барыгызны да Колыш авылына күңелле бәйрәмгә чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International