Тукай районында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләрен тикшерү максатыннан чираттагы рейд үткәрелде. Комиссия составында район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин, ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары — Яр Чаллы территориаль торак инспекциясе начальнигы Лилия Фионова, шулай ук «Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе» МУПы начальнигы Азамат Вильданов катнашты.
Комиссия 2024 елда капиталь ремонт программасына кергән 9 йортны карады. Алар Тукай районының түбәндәге торак пунктларында урнашкан: Новый поселогы, Шильнәбаш, "Татарстан" совхозы поселогы, Тләнче-Тамак, Новотроицк, Түбән Суыксу, Бәтке һәм Биклән.
Ремонт эшләренең барышы, технологияләрне үтәү, эшләрнең сыйфаты тикшерелде. Подряд оешмаларына хокук бозуларны булдырмау буенча киңәшләр бирелде.
Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләренең сыйфатына контроль дәвам итәчәк — бу район халкы өчен уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартлары булдыру максатыннан эшләнә.

