Татарстанда җәй дәвам итә!

2025 елның 19 июле, шимбә

Яңа Бүләк авылында «Илһам чишмәсендә» мәдәни-күңел ачу чарасы — кичке уен узды.

Чара җыр-биюләргә, милли уеннарга һәм күңелле аралашуга бай булды, — дип хәбәр итте Яңа Бүләк авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Гимазетдинова.

Мондый кичләр авыл халкын берләштерә, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга мөмкинлек бирә.

Татарстанда җәй дәвамында үтәчәк чаралар исемлеге белән https://leto.tatar сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International