Тукай районында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Асфальт по асфальту» республика программасы кысаларында Мрәс авылында Центральный киселешенә асфальт җәю эшләре бара. Район
Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев әлеге юл участогында эш барышы белән танышты. Ул объектны карап чыкты һәм башкарылган эшләрне тикшерде.

