«Тополек» балалар бакчасында «Кызыл, сары, яшел» дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Аның максаты – балаларда уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор сигналлары һәм төрле юл кичүләре турындагы белемнәрне ныгыту.
Чара барышында балалар һәм ата-аналар «Передай жезл другу», «Выложи пешеходный переход», «Дорога с препятствиями», «Умелый водитель», «Автокресло» кебек төрле эстафеталарда актив катнашты.
Тукай районы мәгариф идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү – мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү системасының мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Шуңа күрә балаларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауны формалаштыру буенча системалы эш алып бару зарур.

