Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә чираттагы аппарат киңәшмәсе узды

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район өчен мөһим булган берничә мәсьәлә каралды.

Өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тора. Камил Нәҗмиев бу юнәлештә куркынычсызлык чараларын тагын да көчәйтү кирәклеген ассызыклады.

Киңәшмәдә шулай ук урып-җыю барышы тикшерелде. Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшне актив дәвам итә. Уртача уңыш гектарыннан 47,5 центнердан артып китә.

Моннан тыш, җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды. «Суровка» ТОСы һәм «Якты юл» район газетасының эшчәнлеге турында чыгышлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International