Тукай районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 1200 гектардан артык көзге бодай суктырып алынган. Уртача уңыш – һәр гектардан 48,8 центнер.