24 июльдә Россиядә Флорист көне билгеләп үтелә - эш осталыкны һәм илһамны берләштергән, безнең әйләнә-тирәбездә матурлык тудырган кешеләр бәйрәме.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Шилнәбаш авылында «Рябинушка» ял паркында «Тополёк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чәчәк бәйләмнәре төзү буенча җылы һәм иҗади мастер-класс узды.
Балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, чәчәк бәйләмнәре һәм композицияләр ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Шамгуновна вазалар сурәте төшерелгән оригиналь эшләнмәләр әзерләде һәм чәчәкләрне ничек матур итеп урнаштырырга дигән киңәшләр бирде.
Балалар мавыгып эшләделәр һәм ачык, креатив эшләрне тәкъдим иттеләр.
Чараларның тулы исемлеге - leto.tatar сайтында


