Атналык аппарат киңәшмәсендә актуаль мәсьәләләр каралды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәислегендә атналык аппарат киңәшмәсе узды.

Очрашу барышында актуаль темалар каралды. Юллардагы вәзгыятькә аерым игътибар бирелде — Камил Нәҗмиев юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактик эшне көчәйтергә кушты.

Шулай ук салым җыю, яңа уку елына әзерлек һәм «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Нефтебаза» торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеге турында доклад тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International