Әҗмәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә — 95 яшь

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Бүген Әҗмәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәния Фәрхетдин кызы Төхбәтуллинага 95 яшь тулды.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин, район Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вазеева һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова котладылар.

Фәния Фәрхетдин кызы-авылның чын горурлыгы, гомере ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булган кеше.

Фәния Фәрхетдин кызына нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгы, күңел җылысы һәм шатлык телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International