Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды, анда республика үсешенең перспектив проектлары, шул исәптән яңа индустриаль мәйданчыклар булдыру каралды.
Тукай районыннан «ТУКАЙ ГРУПП» ҖЧҖ инвестиция проекты тәкъдим ителде. Проектның максаты-район территориясендә индустриаль сәнәгать паркы булдыру.
Утырышта Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов мондый проектларга ихтыяҗ булуын ассызыклады: «Әлеге проектка ихтыяҗ бар. Безнең районнарда мондый сәнәгать мәйданчыклары кирәк, иң мөһиме-алар үссен»