Ярминкәләр дәвам итә

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкның күпсанлы сораулары буенча, бу атнада да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.

Сәүдә рәтләре, һәрвакыттагыча, “Олимпия“ кибетеннән башлап Жуков урамына кадәр тезеләчәк. Моннан тыш, 28 декабрьдә Сарман трактында яңа ел алды ярминкәсе уздыру планлаштырыла. Каз ярминкәләре исә шәһәрнең “Азатлык“ мәйданында 14, 15, 21 декабрьдә үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International