15 ноябрьдә “Пластик“ җәмгыяте эшчеләре Круглое Поленың “Зәңгәр вагон“ балалар бакчасында да соңгы агач тәрәзәләрне пластикка алыштырып бетерделәр. Әлеге изге эштә авыл җирлеге, “Бәтке“ коммуналь челтәрләре, Круглое Поле торак-милекчелек ширкәте, “Р.Тимергалин“, “М.Шәфигуллин“, “Н.Цыганкова“ шәхси предприятиеләре, тимер юлларның “ПЧ-28“ дистанция бүлекчәсе (баш инженер Р.Солтанов җитәкчелегендә) булышты. Куйбышев тимер юлларының Идел-Кама регионы баш инженеры Р.Яруллин, “Трансторгсервис“ ҖЧҖ директорының коммерция буенча урынбасары С.Кулишның ярдәме зур булды.