Социаль ипотека өчен хәзер инфоматтан да түләп була

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 ноябреннән социаль ипотека кертемнәрен “Электрон Татарстан“ инфоматлары аша түләргә була. Моңа кадәр түләүләрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша һәм мобиль юл белән башкарып була иде.

Шулай ук ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белән килешүе бар. Ягъни республика территориясендәге барлык салым инспекцияләре, гражданнар салым өлешен кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткәндә, инфомат, портал аша һәм мобиль юл белән кертелгән акчаларның түләү документларын кабул итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International