Районыбыз спортчылары янәдән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

15-17 ноябрьдә Казанда армспорт – кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Районыбыз спортчылары янәдән яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 10-13 декабрьдә Түбән Новгород шәһәрендә уздырылачак Идел буе федераль округы чемпионатында катнашу хокукын яулады. Алар арасында үз авырлыклары буенча беренчелеккә чыккан Теләнче Тамактан Рәмис Насыйбуллин, Боерганнан Алмаз Закиров, Яңа Бүләктән Әлфинә Зәйнәшева һәм Түбән Суыксудан Алия Шәмсиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International